«Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл-ярминкәсе ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Kazan Halal Market" 14 майдан 19 майга кадәр барачак. Бу 15 нче “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисадый форум кысаларында беренче рәсми чара. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Төркия, Иран, Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм башка чит илләрдән 70ләп компания катнаша.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, бүгенге көндә хәләл продукциянең дөньякүләм базары динамик рәвештә үсә, дип билгеләп үтте. Татарстанда гына да «Хәләл» стандарты буенча азык-төлек товарлары җитештерүчеләр 100дән артык исәпләнә. Бу товарлар якын һәм ерак чит илләргә актив экспортлана. Экспорт продукциясен үстерүгә шулай ук хәләл сертификацияләү органнарына таләпләр турында агымда елда кабул ителгән илкүләм стандарт та булышачак. “Бу безнең хәләл-продукцияне чит илләрдә тануга мөһим адым булачак, аның ислам таләпләренә һәм нормаларына туры килүенә гарантия бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда хәләл-ярминкәләр – катнашучыларга яңа сәүдә элемтәләре урнаштырырга мөмкинлек бирә торган матур традиция, дип ассызыклады. “Бүген биредә Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән килгән бик күп төрле продукция тәкъдим ителә. Ярминкәдә катнашучыларга - нәтиҗәле эш, ә кунакларга уңышлы сатып алулар һәм якты тәэсирләр алуларын телим. Сезне Kazanforumның башка чараларында да күрергә бик шат булырбыз”, - дип өстәде Татарстан Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов куелган продукциянең ассортименты белән танышты һәм ярминкәдә катнашучы компанияләр вәкилләре белән аралашты. Мәйданчыкта төрледән-төрле азык-төлек, косметика, кием-салым, атрибутика, аксессуарлар һәм йорт әйберләре бар.