Марат Җәббаров: «Язгы кыр эшләрен уздыруга 38,8 млрд сум акча кирәк булачак»

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген Хөкүмәт йортында язгы кыр эшләренең барышы турында брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Ул җылы апрельнең көзге культуралар  торышына уңай йогынты ясавын билгеләп  үтте һәм түбәндәгеләр турында  мәгълүмат  бирде.   

Көздән оптималь срокларда 550 мең гектар уҗым культуралары чәчелгән, шуларның 17 проценты яки 94 мең гектары дым җитмәү сәбәпле кышка үсмичә кергән (шильца фазасында). Аларның  уңышлы кышлавына шик булса да, бүген, күргәнебезчә,   мәйданнарның торышы  ошый, 92% яки 508 мең гектар яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә.   1 проценттан кимрәге  генә һәлак  булган. 

Көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәр 769 мең гектар мәйданда тукландырылган, бу планнан 87%. Чәчүлекләрне һәм туңга  калдырылган сөрүлекләрне  тырмалау 2,2 млн. га мәйданда (77%) башкарылган.  

Беренче булып чәчүгә Яңа Чишмә, Чистай, Чүпрәле, Түбән Кама һәм Аксубай районнары чыккан (17 апрель).  Бүгенге көндә 684,2 мең гектар язгы культуралар чәчелгән, бу планнан 38 процент тәшкил итә (план 1802 мең га).  Чәчү эшләренә барлык районнарда да керешкән.  

 “Язгы культуралар чәчүне тәмамлаган аерым хуҗалыкларны билгеләп үтәсем килә. Болар - Мөслим районыннан “Исламов” КФХсы, Буа районыннан “Алан” ҖЧҖ һәм “Агронур” ҖЧҖ. Алар язгы чәчүне тәмамладылар инде. Эшләрнең 80%тан артыгы Чүпрәле районының “АгроТрансПорт” ҖЧҖендә  (92%), Кукмара районының “Урал” ҖЧҖендә  (86%), Арча районының “Казанка” АФ ҖЧҖендә (86%), Чирмешән районының Чирмешән “Агро” ҖЧҖендә (81%), Апас районының “АгроАктив” АХП ҖЧҖендә (81%) тәмамланган”, – дип сөйләде Марат Җәббаров. 

Узган ел үсемлекчелек продукциясе җитештерүгә 76,1 млрд сум акча тотылган.
 “Быел кыр эшләрен  ресурслар белән тәэмин итү өчен 79 млрд сум акча кирәк, шуның 38,8 млрд сумы язгы кыр эшләренә”, - дип аңлатты спикер.

Бөртекле, кузаклы культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш - 136% .   Ихтыяҗ - 313 мең тонна орлык, ә амбарларда 428 мең тонна орлык бар, шулардан оригиналь  һәм элиталы орлыклар  - 45%.
“Тулаем алганда, язгы кыр эшләренә әзерлек югары дәрәҗәдә. Чәчүне уңышлы уздыру өчен бар көчебезне куячакбыз”, - дип йомгаклады чыгышын Марат Җәббаров.
 
  
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International