Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты 500дән артык яшь татарстанлыларны Балаларны яклау көне белән котлады

2024 елның 31 мае, җомга

Балаларны яклау көнендә Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Яшел Үзән, Чистай һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне котлады, шулай ук Казандагы 101 нче балалар бакчасы өчен «Обнимама» бренды персонажлары — әни-Обнимама һәм фил баласы - Обнимашка белән бәйрәм оештырды. Котлау акциясе кысаларында һәр бала ЗМКдан  сөт продукциясе җыелмасы алды. Җыелмаларның гомуми авырлыгы 700 килограмм чамасы иде. Балаларны яклау көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган хәйрия чаралары комбинат өчен матур гадәткә  кереп китте.  

Бәйрәм хөрмәтенә балалар өчен аниматорлар һәм зур курчаклар – “Обнимама” бренды геройлары  белән матур  шоу-программа оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 101 нче “Мин үзем” (“Я сам”) балалар бакчасы – ул рус, татар һәм инглиз телләрендә дәресләр алып барыла  торган  полилингваль мәктәпкәчә учреждение, анда сәламәтлек  мөмкинлекләре  чикле балалар өчен төркемнәр дә бар. Бакчага  400дән артык бала йөри.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International