3-5 июльдә Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә һәм аның тирәсендәге кырларда узачак «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча беренче халыкара турнир узачак.
Россиядән, Беларусь Республикасыннан, шулай ук Төркия һәм Казахстаннан 150дән артык ветеринар тояк-ортопедчылары һөнәрләре буенча иң яхшы белгеч исемен алу бәйгесендә катнашу өчен бер мәйданчыкта очрашачаклар, һәм алай гына да түгел: турнирның приз фонды бер миллион сум булачак.
Конкурс ветеринария табибының, ветеринар-ортопед һөнәренең абруен күтәрү, белгечләрнең осталыгын арттыру һәм яшь буынны үзенчәлекле һөнәр өлкәсенә җәлеп итү максатында оештырыла.
Турнирда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм хайваннар авыруларына каршы көрәш станцияләрендә эшләүче ветеринария табиблары һәм ортопедия өлкәсендәге белгечләр, уку йортлары студентлары һәм үзмәшгульләр катнаша ала. Катнашу өчен гаризалар җыю 17 июньдә тәмамлана. Катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Илкүләм тояк эшкәртүчеләр берлеге сайтында танышырга мөмкин.
Судьялар коллегиясе составына Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ерак Көнчыгыш дәүләт аграр учреждениеләренең ветеринария академияләре вәкилләре керәчәк. Бәйсез экспертлар буларак Беларусь Республикасыннан Василий Руколь һәм Төркия Республикасыннан танылган ветеринария табибы - «Герменджик» компаниясе директоры Мехмет Баха Юзмен чакырылган. Судьялар арасында шулай ук һөнәри хезмәтләр күрсәтүче махсуслаштырылган оешмаларның ветеринария табиблары: АгриПо (Беларусь Республикасы), Тимофеев Юрий Александрович КФХсы (Чувашия Республикасы) һәм шәхси эшкуар (ИП) Пахомов Н.Н. (Кабарда-Балкар Республикасы) булачак.
Ярышлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Илкүләм тояк эшкәртүчеләр берлеге, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм «Проект» ҖЧҖ компаниясе белән берлектә оештырыла.
Керү agrovolga.org сайтында алдан теркәлү буенча ирекле.