Азнакай районының Мөслим авылында машина белән сыер саву осталарының һәм мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча технологларның чираттагы конкурсын уздырдылар.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин мөрәҗәгать итте. Ул мондый чараларны үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. “Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, терлекчеләр – чын-чын-чынлап үз эшләренә бирелгән кешеләр. Сезнең хезмәт нәтиҗәләре халыкның тормыш сыйфатына, азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә һәм республиканың социаль-икътисадый торышына турыдан-туры йогынты ясый”, - дип ассызыклады Марсель Шәйдуллин.
Катнашучылар конкурсның беренче өлешендә теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Икенче, практик өлештә, савымчылар саву аппаратын сүтеп җыю, шулай ук сыер саву буенча биремнәрне үтәделәр, ә мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча технологлар ясалма орлыкландыру буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурс йлмгаклары буенча машина белән сыер саву осталары арасында 1урынны Диләрә Хөснуллина («Союз-Агро» ҖЧҖ) алды, 2 урынны - Любовь Гатауллина («Закирова Л.А.» КФХ) һәм Лемуза Бәйрамгалиева («Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ) бүлештеләр, 3 урынны Илмира Әхмәтова («Таллы-Бүләк» АХҖК), Лилия Миңнеханова («Габидуллина И.И.» КФХ) һәм Лилия Лотфуллина («Марс» ҖЧҖ) бүлештеләр.
Мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча технологлар арасында 1 урынны Альбина Захарова («Союз-Агро» ҖЧҖ) алды, 2 урынны Гүзәл Байбекова («Закирова Л.А.» КФХ) һәм Анастасия Ильясова («Союз-Агро» ҖЧҖ) алдылар, 3 урынны Люция Мирзасалихова («Союз-Агро» ҖЧҖ), Тимур Җиһаншин («Азнакай» агрофирмасы» ҖЧҖ) һәм Юлия Саушкина (ҖЧҖ Союз-Агро) алдылар.
Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар һәм акчалата премияләр бирелде.