Татарстан аграрийлары Россия авыл хуҗалыгы банкыннан (Россельхозбанктан) чәчү эшләре өчен 7 млрд сум финанслау алды. Бу сезонда заем акчаларына ихтыяҗ узган ел белән чагыштырганда 10%ка артыграк.
Россельхозбанктан алынган акчаларны аграрийлар ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар, запас частьләр, азык һәм сезонлы эшләр өчен башка кирәкле материаллар сатып алуга җибәрделәр.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасының агросәнәгать секторын үстерүгә банк ел башыннан 9 млрд сумга якын акча җибәргән, бу узган елның шул ук чорына караганда 7%ка күбрәк. Шуларның 8,4 млрд сумы АПК өчен ташламалы шартларда бирелгән.