Марат Җәббаров эш сәфәре белән Теләче районында булды

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген Теләче муниципаль районында «Август-Теләче» хуҗалыгы базасында «Сенаж көне» дигән теоретик-гамәли семинар узды. Анда Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Гелүс Баязитов, Дмитрий Яшин, РФА президенты урынбасары, РФ ТПП АПК комитеты рәисе, академик Петр Чекмарев, «Сөт институты» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Нагаева, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.

«Бүген без чираттагы «Сенаж көне»н үткәрәбез. Әзерләнә торган азыкның сыйфаты турыдан-туры терлекләрнең продуктивлыгына  бәйле. Республика Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү буенча, һичшиксез, лидер булып тора, барлык ил  сөтенең 6%тан артыгы бездә җитештерелә», – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Быелгы чараның төп темасы «Аграр панорама» булды - азык базасын дөрес булдыру, сенаж әзерләү, курганга сенаж салу технологияләре һәм майлы культуралар.

«Азык  әзерләү», «Иң яхшы сенаж», «Күп сөт өчен техника» секцияләре һәм аграрийлар өчен «Агрономия. Туфракны әзерләү», «Агрономия.  Азык әзерләү» практик семинарлары эшләде. Экспертлар үз тәҗрибәләре, белемнәре белән уртаклаштылар һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. 

Чарадан соң Марат Җәббаров районның кайбер объектларында булды. Ул «Август-Теләче»нең борчак һәм көзге бодай басуларын карап чыкты, «Алан» ҖЧҖенең 1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт комплексы төзелешенең барышы белән танышты, Теләче мәктәбендә һәм «Киләчәк» яшьләр үзәгендә, шулай ук Казаклар авылында 504 баш сыерга исәпләнгән «Игенче» ҖЧҖ сөтчелек  комплексында булды. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International