20 майдан республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Мондый киңәшмәләр Апас, Балтач, Баулы районнарында узды инде.
Семинарлар кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында авыл эшкуарларына нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елдан республикада «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында финанслашу принципларында (Россия Федерациясе бюджетыннан - 81%, Татарстан Республикасы бюджетыннан - 19%) авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә түбәндәге юнәлешләр буенча дәүләт ярдәме чаралары гамәлгә ашырыла:
Яңа эшкуарларга үз эшләрен башлап җибәрү өчен «Агростартап» грант ярдәме. Әлеге максатлар өчен узган ел 49,9 млн.сум акча бирелгән. Грантның төп шартлары эш урыннары булдырудан һәм җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен ел саен арттырудан гыйбарәт. «Агростартап» гранты исәбенә крестьян (фермер) хуҗалыклары тарафыннан 489 эш урыны булдырылган (2019 елда – 162, 2020 елда – 141, 2021 елда – 98, 2022 елда – 70, 2023 елда -18.)
Шулай ук грант ярдәме исәбенә мөгезле эре терлекләр саны 8887 башка арткан, шул исәптән 3576 сыер, атлар - 500 башка, кош-кортлар - 146,2 мең башка, сарыклар саны 2812 башка арткан.
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә мөлкәт, техника, җайланмалар сатып алуга һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр. Шундый ярдәмне 2019 елдан башлап 82 кооператив 805,5 млн. сум субсидия рәвешендә алды, шул исәптән 2023 елда - 74 кооператив, 352,4 млн. сум. Авыл хуҗалыгы техникасы 21 берәмлек сатып алынган, 32 берәмлек - махсуслаштырылган автотранспорт, 54 берәмлек - авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен җайланмалар, 285 баш яшь мөгезле эре терлек, 332 баш тана, 462 мең баш кош-корт, 384 мең җиләк үсентесе сатып алынган.
“Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү” федераль проекты ярдәмендә 2019 елдан бирле эшләүче кооперативлар саны 90 берәмлеккә арткан һәм 210 берәмлек тәшкил итә, әгъзалар саны 11,6 мең берәмлеккә арткан (хәзер 16,7 мең берәмлек), акчалата керем 11,3 млрд.сумга яки 5 тапкыр арткан (14,1 млрд. сум).
“Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү” федераль проекты буенча агымдагы елга финанслау күләме 364,2 млн.сум тәшкил итә, шуларның 148,6 млн. сумы - “Агростартап” проектына һәм 215,6 млн. сумы - авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә субсидияләргә”, - дип билгеләп үтте министр.
Йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе 3 июньдә Әгерҗе муниципаль районында узачак.