Әгерҗе районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе узды

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Бүген Әгерҗе муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тукай һәм Чистай муниципаль районнары башлыклары, аларның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси  ярдәмче хуҗалыклар, КФХлар, кооперативлар башлыклары катнашты.

Пленар өлеш башланганчы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров райондагы берничә объект белән танышты. Беренче эш итеп, ул Кичке Таң авылында Муллануров КФХсының сарык фермасы эшчәнлеге белән танышты.

2014 елда Тәлгать Муллануров 80 баш ана сарык һәм ит-йон юнәлешендәге татар токымлы 3 бәрән сатып алган. Биш ел эчендә ана сарыклар санын 300 башка җиткергән.  Ел саен башка КФХларга  һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  үрчетү өчен 200 баш ана сарык  һәм бәрәннәр сата. 
Маршруттагы чираттагы объект Роман Черновның шәхси ярдәмче хуҗалыгы булды.  Бүгенге көндә аның 12 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән 5 сыеры бар. Агымдагы елның 4 аенда 7 тонна сөт җитештергән. 

Аннары Марат Җәббаров Иж-Бубый авылында Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов ис. Музей-Йортта  булды һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев белән бергә Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Утырыш башланганчы министр Әгерҗе муниципаль районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсе белән танышты. Үз чыгышында Марат Җәббаров семинарга чакырылган районнардагы кече хуҗалыкларның  үсеше турында җентекләп сөйләде.

“Районнарда сыерлар саны 1361гә  кимегән. Иң күп югалту  Актаныш  районында  – 360 башка кимегән. Алексеевск, Минзәлә, Әгерҗе районнарында  да  сыерлар  саны нык кимегән.  Хөрмәтле коллегалар, җирлектә халык белән эшләү буенча контрольне көчәйтергә кирәк, бигрәк тә Әгерҗедә, анда тулаем авыл хуҗалыгы  продукциясенең 50%ын шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештерә”, – дип билгеләп  үтте  ул. 

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме быел  546 млн.сум каралган.  Төп юнәлеш - савым сыерларын  саклап калуга субсидияләр, ел саен республика бюджетыннан сыерлар тотуга 350 млн сум бирелә - бер башка 2 мең сумнан 4 мең сумга  кадәр, ветеринария хезмәте күрсәтүгә шартнамә төзелгәндә, тагын   300 сум өстәлә. 

“Хәзер гаризалар  сайлап алуның 1 этабы буенча нәтиҗәләр ясалды, 192,7 млн.сум  субсидияләр алынды, барлык сыерларның 52%ы дәүләт  ярдәменә  эләкте. Минзәлә, Алексеевск, Менделеевск районнарында акчаларның 60 проценттан артыгы тотылган. Сарманда - 13%,  Чистайда - 17%”, - дип ассызыклады министр.

Актуаль мәсьәләләрнең бер өлеше пленар утырыш алдыннан уздырылган  түгәрәк өстәлләр форматында каралды. Аерым алганда, авыл эшкуарлыгын үстерү, продукцияне сату һәм авылда кооперация, территорияләрне комплекслы үстерү темалары күтәрелде.  

Зона семинарына матур йомгак ясап,  авыл  хуҗалыгы предприятиеләренең һәм фермерларының  ел саен уздырыла  торган  конкурсында «Иң яхшы  авыл  җирлеге»,  «Иң яхшы шәхси  ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы  кооперативы  рәисе» номинацияләрендә     җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International