Әгерҗе районында яңа терлекчелек комплексы төзеләчәк

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров яңа терлекчелек комплексына таш салуда катнашты.

“Инвесторның Әгерҗе районы территориясенә килүе - район тарихында гына түгел, тулаем республиканың агросәнәгать комплексы тарихында яңа мөһим һәм әһәмиятле этап. 
Собиннар  гаиләсе инде берничә ел Алабуга районында үз проектларын уңышлы тормышка ашыра, монда да, тармакка шундый караш белән сез, һичшиксез, уңышка ирешерсез һәм авыл хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш кертерсез,  дип ышанам”, – дип билгеләп үтте министр.

«СобинАгро Әгерҗе» яңа комплексы берьюлы 18 мең мөгезле эре терлек, шул  исәптән  6000 баш савым сыерына исәпләнгән. Объект 100дән артык кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк, ә проект куәте тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт җитештерерлек  булачак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International