Россия авыл хуҗалыгы банкы (РСХБ) һәм Россия Халыклар дуслыгы университеты (РУДН) БРИКСның аграр мәктәбен эшләтә башладылар

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Россия  авыл  хуҗалыгы  банкы (Россельхозбанк) Патрис Лумумба ис. Россия Халыклар дуслыгы университеты белән берлектә «Агротикшеренүләрдә алдынгы күнекмәләр» («Advanced Skills in Agro Research – BRICS Spring School») халыкара мәктәбен ача. 

Дөньяда азык-төлек иминлеге мәсьәләсе торган саен ешрак тикшерелә. Барлыкка килгән вәзгыятьтән чыгу ысулларының берсе - фәнни куәтне арттыру һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеге өлкәсендәге  белгечләрнең һөнәри күнекмәләрен арттыру.

Россельхозбанк белән РУДН тәкъдим  иткән  БРИКС мәктәбе төрле илләр  студентларына, аспирантларына һәм яшь галимнәргә туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм сәламәт туклануны тәэмин итү өчен үсемлекчелек, цифрлы авыл хуҗалыгы, статистик анализ һәм үсемлекләр генетикасы өлкәсендә уникаль халыкара компетенцияләр алу мөмкинлеген бирәчәк, бигрәк  тә мегаполисларда.  

Мәктәп проектларында 6 илдән 100 тыңлаучы катнашачак: Бразилия, Һиндстан, Иран, Кытай, Россия, Көньяк Африка Республикасы (ЮАР). Укучылар төрле сәгать поясларында булганлыктан, барлык лекцияләр, семинарлар, мастер-класслар һәм коллоквиумнар онлайн форматта һәм инглиз телендә барачак. Бу барлык студентларга материалларга бертигез керү һәм Мәктәп лекторлары белән аралашу мөмкинлеген бирәчәк. Барлык дәресләр 2024 елның 29 маеннан 28 июленә кадәр барачак. 

Тыңлаучылар дүрт тематик белем бирү модуле буенча укыячаклар, ә аннары кураторлар җитәкчелегендә йомгаклау проектын яклауга әзерләнү өчен   интернациональ командаларга берләшәчәкләр. Уку нәтиҗәләре буенча барлык студентлар Мәктәпне узу турында ике кредитка (ECTS) тиң булган Халыкара таныклыклар алачак. Ә шуларның иң яхшы 20се 2024 елның октябрендә Мәскәүдә узачак «Food quality and food safety» (Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге) халыкара конференциясендә катнашу мөмкинлеген алачак. 

Тулырак мәгълүмат, шулай ук оештыру комитеты контактлары һәм Мәктәптә теркәлү формасы программа сайтында бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International