ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Быелгы  һава  торышы  игенчеләргә  бар  куәткә  эшләргә ирек  бирми.  Тоташка киткән  яңгырлар  игенчеләрне генә  түгел,  барлык  авыл халкын  борчуга  сала.  


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елгы ашлык  уңышын  вакытында  һәм  сыйфатлы  җыеп алу, игенчелек  культурасын  үстерү, авыл  хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген  арттыру,  механизаторлар арасында   ашлык  җыю  комбайннарының  һәм  үзйөрешле  чапкычларның   хезмәт  җитештерүчәнлеген  күтәрү  максатларында  Сарман районы  Башкарма  комитеты  урып-җыюда  катнашучы  механизаторлар  арасында  конкурс ухздыру  турында  карар кабул  итте.   Беренче  урын алган  механизаторларга    3000 сум  күләмендә  премия  бирелә,  икенче урын  өчен    – 2000 сум, өченче  урын  өчен   – 1000 сум.


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Кайбыч  кырларында  уракка чыктылар.     "Дубрава", "Кубня", "Золотая Нива" агрофирмалары  урып-җыю эшләренә  керештеләр.   2019 ел  уңышын  урып-җыюга  стартны  "Дубрава" агрофирмасының  иң  тәҗрибәле  комбайнчыларыннан  җерсе,  Татарстан  Республикасының  атказанган  механизаторы   Айрат Сафиуллин  башлады. Үзендә  ярдәмче  булып  эшләүче  улы Айнур  белән  алар  Колангы  авылы янындагы  кырда  "Класс-Тукано"   комбайнында  арпа  җыя  башладылар.  Кайчандыр,  бала чакта, дүртенче   сыйныфны  тәмамлагач,  ул  үзе  дә  әтисендә, районда  һәм республикада  танылган  комбайнчы Рәхим Сафиуллинда ярдәмче  булып  эшләүдән башлый  (ул  чакта  рөхсәт ителә  иде). Менә  шулай  игенчеләр    династиясе  дәвам  итә.    


26
июль, 2019 ел
җомга

Республика игенчеләренең  кызу  эш  вакыты.  Алда  киеренке  эш  тора,  шуңа  күрә  җитәкчеләрнең  дә,  комбайнчыларның  да  әзерлеге    йөз процент  булырга  тиеш.  Өлгергән  уңышны  вакытында һәм  югалтуларсыз  җыеп  алырга  кирәк.    

«Красный Восток-Агро» ААҖенең   «Үзәк Әлки» филиалында  быелыг  уракта    10 комбайн катнаша.  Алар  барысы  урып-җыю эшләренә  әзер.  Бу  хакта  филиалның  баш   агрономы   Айдар Шәйдуллин  хәбәр  итте. 


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Игенчеләр  өчен  кызу  урак  өсте  башланды.  Татарстан  районнары  берсе артыннан  берсе  уңыш  җыюга  керешәләр.   Чүпрәле  районы  игенчеләре  дә  24  июльдә  борчак һәм  арпа  җыюга  керештеләр.   Районда  комбайннарны  кырларга  беренчеләрдән  булып  «Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасы  чыгарды.  


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Сарман  районы  игенчеләре  бүген  уракка  чыктылар.     “Җәлил” агрофирмасының  Карамалы җитештерү  комплексында  көзге  бодайны  суктыра  башладылар.   


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Барлык  урып-җыю транспорты  комплексының югары  дәрәҗәдә  техник  әзерлеге  һәм  аның  эшен  төгәл  оештыру  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә  тора.  

12  июльдә  Спас районының    «Авангард» АҖ  базасында  Татарстан  Республикасы шартларында  «Волжский первый» сортлы  көзге  аропа  җитештерү  технологиясе  буенча    зона   семинар-киңәшмәсе  узды.  Киңәшмә  эшендә  Спас муниципаль районы  башлыгы     Камил Нугаев,   Татарстан Авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты (НИИСХ)  җитәкчесе  Марсель Таһиров, РФАнең Казан  ФҮендә  ФТҮ (ФИЦ) селекционеры     Василий Блохин, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары     Фәргать Зиннәтов, шулай  ук  республиканың  15  районыннан Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре, Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәкләре  (Россельхозцентр)  белгечләре,  агрофирмалар директорлары,  КФХ башлыклары  катнашты.  


12
июль, 2019 ел
җомга

Республика районнарында кыр эшләре Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының аерым контролендә тора.  Республика кырларында  терлек азыгы әзерләү буенча  актив эш алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International