Кыр хәбәрләре: Зәй районында комбайннар парады узды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Барлык  урып-җыю транспорты  комплексының югары  дәрәҗәдә  техник  әзерлеге  һәм  аның  эшен  төгәл  оештыру  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә  тора.  

 12 июльдә Зәй  районында  гадәттәге  комбайннарн  парады  узды.  Составында   “Агрокөч” АҖ  генераль директоры урынбасары  Булат Шакиров, “Агрокөч” АҖ  баш  агрономы  Рөстәм  Хәбибрахманов, шулай  ук  районның Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе,    Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәгенең  (Россельхозцентр)  һәм  Дәүләт техника  күзәтчелегенең  райондагы  филиаллары  белгечләре   катнашындагы  комиссия     техника  торышын  бәяләде.  Белгечләре  һәр  комбайнның  техник  әзерлеген һәм  герметиклыгын  тикшерде.   Карау  барышында  шулай  ук  янгын  сүндерү чараларының,   аптечкаларның һәм  махсус киемнәрнең  булуы  да  тикшерелде. 

Тикшерүгә   50 ашлык  җыю комбайны,  шулай  ук  салам  әзерләү  һәм  ташу  техникасы,  туфрак  эшкәртү  техникасы  куелган  иде

Бәяләү йомгаклары  буенча  призлы  урыннарны  түбәндәгеләр  алды:   1 урынны -   «Зәй» агрофирмасы (50 балл) һәм  2 урынны   «Зәй шикәре» агрофирмасы  (49 балл).

Чара  ахырында  Зәй  районы  башлыгы   Рәзиф Кәримов механизаторларга  намуслы  һәм  тырыш  хезмәтләре  өчен  рәхмәт  белдерде һәм  аларга  уңышны    югалтуларсыз  һәм  вакытында  җыеп  алу  бурычын  куйды.  

Шуны  әйтергә  кирәк,  урып-җыю чорында  барлык  хуҗалыкларда  “Агрокөч Сервис” ЯАҖенең  тиешле  җайланмалар  һәм  запас  частьләр  белән  тәэмин  ителгән  күчмә  ремонт  бригадалары  эшләячәк.  Урып-җыю эшләре   40 мең гектарга  якын  мәйданда  башкарылырга  тиеш.  Гомумән,   бөртекле  культураларны  җыюда     60 ашлык  җыю  комбайны  булачак.  Бер  комбайнга  йөкләнеш    650 га тәшкил  итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International