Кайбыч кырларында уракка чыктылар. "Дубрава", "Кубня", "Золотая Нива" агрофирмалары урып-җыю эшләренә керештеләр. 2019 ел уңышын урып-җыюга стартны "Дубрава" агрофирмасының иң тәҗрибәле комбайнчыларыннан җерсе, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Айрат Сафиуллин башлады. Үзендә ярдәмче булып эшләүче улы Айнур белән алар Колангы авылы янындагы кырда "Класс-Тукано" комбайнында арпа җыя башладылар. Кайчандыр, бала чакта, дүртенче сыйныфны тәмамлагач, ул үзе дә әтисендә, районда һәм республикада танылган комбайнчы Рәхим Сафиуллинда ярдәмче булып эшләүдән башлый (ул чакта рөхсәт ителә иде). Менә шулай игенчеләр династиясе дәвам итә.
Айрат, узган ел алдынгылар рәтендә булып, район башлыгының 30 мең сумлык сертификатына ия булган. Бункерын бушаткан арада аның янына «Нью-Холланд» комбайны килеп туктады, аңа Олы Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәре Ленар Баһавиев идарә итә. Ул урып-җыю чорында дүртенче ел инде шул агрофирмага булыша икән. Ярдәмчесе – Булат Сибъгәтов, Казан педагогия көллияте студенты. Икесе дә Мөрәле авылыннан.
Ленар Баһавиев болай ди: "Игенче хезмәте җиңел түгел, күп көч таләп итә, шул ук вакытта бик җаваплы эш тә. Бу эш мине - икмәкнең кадерен, чынлап торып эшнең тәмен белергә өйрәтте. 2003 - 2004 елларда әтием Фирдәүстә ярдәмче булып эшләдем, 2010 елда – комбайнчы Андрей Петровта. Өч ел рәттән кыр корабын икмәк кырларында үзем йөрттем".
«Безнең комбайнчыларның девизы бар: "Йөрәкләрнең бар җылысын, булган бар көчебезне, Ватаныбыз, сиңа бирәбез!» Без әле күңелебез белән шагыйрь дә! Уракка күтәренке кәеф белән тотындык. Бу кырда арпа 200 гектар тәшкил итә. Орлык фуражын Мөрәле ындыр табагына җибәрәбез. Хәзер бар көч уңышны урып-җыюга юнәлдерелгән. “Игенчеләрне кырда ук ике мәртәбә ашатабыз”, – дип, әңгәмәгә «Дубрава» агрофирмасы директоры Александр Тутаев кушылды.
Күп тә үтмәде – төшке аш китерделәр. Игенчеләр, тиз генә ашап-эчеп, кабат комбайннарына утырдылар. Вакыт чаба, ашыктыра. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының райондагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Камалетдинов әйтүенчә, бу кырдагы "Тимерхан" сортлы арпа уңышы югары, гектардан 41 центнер чыга.
Кече Мәме агрофирмасы идарәчесе Василий Ворожейкин да кырда. Ул, шул сорт арпаның башагын кулына алып, аның бөртекләрен санады, алар 48 булып чыкты. “Минемчә, монда уңыш бик яхшы булыр”, – диде ул.
Ел уңышының язмышы – бүген игенчеләр кулында. Аларның тырышлыгы белән җиргә бер бөртек орлык коелмаска, нәкъ менә алар уңышны югалтуларсыз җыеп алырга тиеш, чөнки икмәк кырының һәр гектарына бик күп көч сарыф ителгән.