Әлки районында көзге бодай, соя һәм ясмык урып-җыюга керештеләр

2019 елның 26 июле, җомга

«Красный Восток-Агро» ААҖенең   «Үзәк Әлки» филиалында  быелыг  уракта    10 комбайн катнаша.  Алар  барысы  урып-җыю эшләренә  әзер.  Бу  хакта  филиалның  баш   агрономы   Айдар Шәйдуллин  хәбәр  итте. 

«Бу ел  уңышы  өчен  филиалда  көзге  культуралар   4400 гектар мәйданда  чәчелде. Бөртеклелеләр  барысы  да  бер  үк  вакытта  өлгерәләр.   Менә  бу  кырда  «Салман» отряды  комбайнчылары   Сергей Захаров, Рәфис Насыйбуллин, Рәфис Камалов һәм  Виталий Коновалов кызге  бодайны  турыдан-туры  суктыруда  эшлиләр», – дип  сөйли  баш  агроном.

Бүтән кырда,  анысы 145 гектар,   шулай  ук  бу  атнада  уракка  төштеләр.   Уракның  беренче  көне  сынау  көне  булды.  Бодай  юешрәк  иде  әле.  Ике  көннән    дымлылык   17-18 процентка  калды. 

«Биредә   бодайның  «Надежда»  сорыт  чәчелде.  Без  аны  берничә  ел  рәттән  үстерәбез  инде.    Әмма  ул  искерде  инде,  уңышны  көткәнгә карата  азрак  бирә  башлады   – гектардан  27 центнер.   Бу  сортны  башка  чәчмибез инде,  яңартачакбыз», – дип  сөйли  Айдар Шәйдуллин.

Узган  көннәрдә  үзйөрешле «МакДон» чапкычлары  борчакны   чаптырган.   Бу  культураны  суктыруга  керешкәннәр  инде.    Тагын  со я һәм  ясмык  җыясы  бар.   суктырылган  ашлыкны  ташу  өчен  йөк машиналары  җитәрлек.     Машина  йөртүчеләр  Фәүкать Галиев, Антон һәм Сергей Кузнецовлар уракта  беренче  ел  гына  эшләмиләр  инде һәм  үз  эшләренә  бик  җаваплы  карыйлар.  

Ашлык  җыю   комбайннары  янында  су тутырылган  ике цистерналы  тракторда  Хөззәт Шиһапов кизү  тора. Һәр  комбайн тиешле  техника  иминлеге  таләпләренә  туры  китереп  җиһазландырылган.  

«Бездә хезмәт  сөйчән,  тәҗрибәле  комбайнчылар эшли.  Быел да  алар  ышанычны  акларлар  дип  ышанам.   Урып-җыю  эшләре  бездә  җәй  уртасында  башланып,  көз  азагына  кадәр  бара.   Филиалда  тагын   1052 гектар орлык  кукурузы,  2600 гектар  көнбагыш  бар.  Бу  соң  өлгерә  торган  культураларны  узган  ел  вакытында  җыя  алдык.     Быел да,  кыенлыклар һәм  зур  чыгымнар  тотып үстергән  бу  культураларны  вакытында  һәм  югалтуларсыз  җыеп  алу  өчен  бөтен  көчне  куячакбыз, – дип  сөйли филиалның  баш    агрономы   Айдар Шәйдуллин.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча  Әлки  районында    483 га чәчүлек суктырылган,   1408 тонна  көзге  бодай  алынган,   бер гектардан  уртача  уңыш     29,2 центнер  тәшкил  итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International