Сарманлылар уракка чыктылар

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Сарман  районы  игенчеләре  бүген  уракка  чыктылар.     “Җәлил” агрофирмасының  Карамалы җитештерү  комплексында  көзге  бодайны  суктыра  башладылар.   

«Биредә  бу   культура  барысы  2836 гектар мәйданны  били.  Ә әлеге  кырның    мәйданы  – 279 гектар, – дип  сөйли  комплекс  идарәчесе   Равил Әхмәтов. – Әлегә  бер гектардан  уртача  уңыш    37,7 центнер  тәшкил  итә.   Элеваторга  100 тоннадан  артык  ашлык  озатылды  инде».

Хуҗалыкта  мехотрядның  тугыз  комбайны  эшли, ә агрофирманың  үзенең  сигез  комбайны  күрше  кырда  эшли.   Кыр  читендә  техник  хезмәт  күрсәтү бригадасы, янгын  сүндерү  машинасы тора,  шунда  ук – ягулык-майлау  материаллары  белән  машина  да  тора.  Районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы   Альберт Шәрипов игенчеләрне  урак өсте  башлану  белән  котлады  һәм  аларга  уңышлы  эш  көннәре  теләде.  

Район  буенча  51 000 гектар  мәйданда  уңыш  җыясы  була.  Кырларга  җәмгысе   96 комбайн  чыгачак.  Узган  еллардагы  кебек  үк,  комбайнчылар  арасында  ярыш  оештырылган.  Аңа  һәр  биш  көн  саен  йомгак  ясалачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International