Арча районында көзге арышны урып-җыюга керештеләр

2019 елның 26 июле, җомга

Республика игенчеләренең  кызу  эш  вакыты.  Алда  киеренке  эш  тора,  шуңа  күрә  җитәкчеләрнең  дә,  комбайнчыларның  да  әзерлеге    йөз процент  булырга  тиеш.  Өлгергән  уңышны  вакытында һәм  югалтуларсыз  җыеп  алырга  кирәк.    

Мәс., 25 июльдә Арча  районы  игенчеләре  дә көзге  арышны  җыюга  керештеләр.    Урып-җыю кампаниясенә  стартны Арча  районы  башлыгы     Илшат Нуриев  һәм  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы     Ренат Гатиятов бирделәр.

Районда  беренчеләрдән  булып бу  эшкә  «Возрождение» (“Яңарыш”) агрофирмасы  комбайннары  чыкты.  Алар  «Памяти Кунакбаева» (“Кунакбаев истәлегенә”) сортлы  көзге  арышны  җыя  башладылар. 

Быел  арышны  суктыруны  игенчеләр  Фәрит Мөхәммәтҗановка  һәм    Фәрит Хөснетдиновка  ышанып  тапшырдылар.  Аннары  бункерлардан  салынган  беренче  ашлыкны  Иске  Чүриле  ындыр  табагына  агрофирма  машина  йөртүчесе     Инсаф Сибъгәтуллин кайтарды.  Яңа  уңыш  ашлыгы  ясссылатылганнан  һәм  тиешле  компонентлар  өстәлгәннән  соң    җиңсәләргә  тутырыла.    

Арча  районы  башлыгы    Илшат Нуриев игенчеләргә  мул  уңыш  җыюларын,  уңай һава  торышы  булуын һәм  хезмәтләренең  лаеклы  нәтиҗәләрен  күрүләрен  теләде.    «Уңыш  яхшы  булырга  тора.     2019 елгы  урып-җыю кампаниясендә  катнашучыларның  кәефе  күтәренке», - диде  ул.    Чыгышының  азагында  ул  агрофирманың  беренчеләрдән  булып  кырга  чыккан игенчеләренә  рәхмәт  хатлары  һәм  акчалата  премияләр  тапшырды.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының   оператив белешмәләре  буенча Арча районында     15 га мәйданда  ашлык  суктырылган,   41 тонна көзге  арыш  җыелган,   бер гектардан  уртача  уңыш     27,3 центнер  тәшкил  итә. 

 Белешмә  өчен:

«Памяти Кунакбаева» (“Кунакбаев истәлегенә”) сортлы  көзге  арыш -     районлаштырылган югары  чыгышлы,  зур  уңдырышлылыклы    орлык  сорты. Ул кышкы  салкыннарга  һәм  җәйге  корыларга чыдам, авыуларга    бирешми,  җиргә  ятмый,  шулай  ук  икмәк  пешерү өчен  дә   сыйфаты   яхшы.   Ул  күбрәк   Идел-Нократ,  Урта  Идел,  Урал  һәм  Көнбатыш  Себер  районнарында үстерелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International