Чүпрәле районында быелгы уңышның беренче ашлыгын суктыруны районның алдынгы комбайнчысына ышанып тапшырдылар

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Игенчеләр  өчен  кызу  урак  өсте  башланды.  Татарстан  районнары  берсе артыннан  берсе  уңыш  җыюга  керешәләр.   Чүпрәле  районы  игенчеләре  дә  24  июльдә  борчак һәм  арпа  җыюга  керештеләр.   Районда  комбайннарны  кырларга  беренчеләрдән  булып  «Ак Барс – Чүпрәле» агрофирмасы  чыгарды.  

Яңа  Чекәле  филиалының  133  гектар  биләгән  борчак  кырында  комбайнчылар белән  бергә  көне  буе агрофирманың баш  агрономы   Рәшит Йосыпов йөрде. Ул  үзенең  бөтен  эшләү  чорында  барлык  кырлардагы  эшнең  барышын  җентекләп  тикшереп  бара.  Узган  ел  көзге  культуралар булганга күрә  уракка   ике  атнага  иртәрәк  тотынганнар  иде.    “Без  бөртеклеләрнең  дымлылыгын  даими  контрольдә  тотабыз. Эссе һәм аяз  көннәр  дымлылыкны  тиз  төшерә.  Кичә  бу  кырда  борчакның  дымлылыгы       17 процент булса,  бүген   –   15-16 процент  чамасы.  Эссе  көндә  бөртеклелеләр  дүрт    процентка кадәр  дымлылыкны  киметә  алалар.  Быел  бигрәк тә,    чөнки көздән  яңгырлар  булмады,  туфрак  коры  калды”, - дип  сөйли  баш  агроном.

Быел  бөртеклеләрне  беренче  суктыруны  агрофирманың  алдынгы  комбайнчыларының  берсе   Петр Архиповка  ышанып  тапшырдылар.  Комбайнчыларны  уракка  әзерләү  буенча  конкурста  да  ул район башлыгы   грамотасына  лаек булган  иде.   Узган  елгы  урак  йомгаклары  буенча   ул  агрофирманың иң  яхшы  комбайнчысы  дип  танылган  иде һәм  район  буенча да  призлы  урынны  алган  иде.   Быел   Петр Архипов   21 нче  сезонын  башлады.  Ярдәмчесе  итеп  ул  үзенең  бертуган  энесе      Александрны  алды. Аларны   чынлап  торып   гаилә   экипажы  дип  атарга  мөмкин.    

Искәртеп  узабыз,    районда  быел  барлык  чәчүлек  мәйданы    34700 гектар тәшкил  итә. Урып-җыю чорына   төрле  маркадагы  73 комбайн җәлеп  ителәчәк. 

Урып-җыю эшләренең  барышы  турындагы  оператив мәгълүмат белән   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында  танышырга  мөмкин.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International