Тукай районыннан кыр хәбәрләре: һава торышы сынавы

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Быелгы  һава  торышы  игенчеләргә  бар  куәткә  эшләргә ирек  бирми.  Тоташка киткән  яңгырлар  игенчеләрне генә  түгел,  барлык  авыл халкын  борчуга  сала.  

Җукай  районы  белгечләре әйтүенчә,  көзге бодай,  көзге  арыш, борчак,  арпа  тулысынча  өлгереп  җиткән. Сабан  бодае да  өлгерешнең  соңгы  стадиясендә.     Коеп яуган  яңгырлардан  башаклар  җиргә егыла,  орлыклар  коела.   Борчаклы  культуралар  да  шундый  ук  хәлдә.  Бу,  һичшиксез,  игенчеләрне  бик  борчый.  

Яңгыр  аркасында  дымлылык  артык  зур. Мондый  чакта  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  ашлык  киптерү  җайланмаларыннан  бар  куәтенә  файдаланырга  тәкъдим  итәләр.   Тукай  районы  хуҗалыкларында  һәм икмәк  кабул  итү  предприятиеләрендә    тәүлек буена 7 мең  тоннадан  артык  ашлык  киптереп  була. 

«Августта  көннәрнең   яңгырлы  булуы  көтелә, шуңа  күрә  игенчеләр  урып-җыю  эшләренең  тактикасын  үзгәртергә  тиеш  булалар», - дип  билгеләп  үткән иде  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  урып-җыю   эшләренең барышы  турындагы  киңәшмәдә.    Министр хуҗалыкларга  үзләренең  ашлык  киптерү  комплексларын бар  куәткә  эшкә  җигәргә  кушты.    

Хуҗалыклар  кояшлы,  аяз  һәр мизгелдән  файдаланып калырга  тырышалар.   Мәс., узган  ял көннәрендә  “Кама” агрофирмасында  шактый  мәйданны  җыеп  алырга  өлгерделәр.    Якшәмбе  көнне  Шилнәбаш  авылы  белән  янәшәдәге  кырда  бер  үк  вакытта    17 комбайн  чыкты.  Агрофирма җитәкчесе  Раушан Харисов хәбәр итүенчә,  бу  көнне  агрофирманың  барлык  бүлекчәләреннән    механизаторлар  ярдәмгә  килде.   Шулай  оешкан  төстә  эшләнең  нәтиҗәсе  дә  бар   –  140 гектар  җирдән   1000 тонн ашлык  җыелды.  Уртача  уңыш  - бер гектардан   70 центнер  булды. 

«Быелгы  уңыш  мулдан.  Кайбер  кырларда  гектардан  хәтта  80   центнерга  кадәр  уңыш  җыярга  мөмкин.   Кыр-басуларда  шундый  икмәк  булганда,    тик  тору – бу  җинаятькә  тиң!    Без  чабыш   атлары  кебек стартта  торабыз.     Әз генә  көн ачыла  башлауга,  шул  секундта  ук  эшкә  керешәбез», – дип  сйли  “Кама” агрофирмасының    ХПК-1 җитәкчесе   Равил  Илдарханов.

Быелгы  уракның  җиңел  булмавын  бүген  һәркем бик  яхшы  аңлый.  Шуңа  күрә  һәр яңгырсыз  мизгелдән, һәр мөмкинлектән өлгергән  уңышны  кыска срокларда  һәм югалтуларсыз  җыеп алырга  тырышырга  кирәк.    

  «Ярыш» хуҗалыгы  җитәкчесе  Рәсим Шәйхаттаров болай  дип сөйли:   «Һәр ел  диярлек  игенчеләргә  үзенчә яңа  сынаулар  китерә.   2019 ел игенчеләр  өчен  аеруча кырыс ел  булды.   Икмәк  өлгерә  торган  чорда  ук  төннәрен  салкын  булды.    Әмма, шуңа  да  карамастан, иген  уңды.  Бу  инде  агротехник чараларны  вакытында  һәм төгәл  үтәү  нәтиҗәсе,  дип  әйтергә  кирәк.  Мул уңыш  алу  өчен  шактый  зур  чыгымнар тотылды    – минераль  ашламалар,  ягулык-майлау  материаллары, хезмәт хакы  һәм башка  чыгымнар.    Шундый  зур кыенлыклар  белән  үстергән  икмәкне югалтабыз  икән,  бу  һәр хуҗалыкның  икътисадын  нык  какшатачак».

«Р-Агро» хуҗалыгының  җитәкчесе  Ришат Хатыйпов та  үз борчылулары  белән  бүлеште: «Быелгы  җәй  игенчеләрне нык  борчуга  салды.  Уңыш  бик  яхшы  -  гектардан  40 центнердан  артык,    әмма   шуны  җыеп алу  мөмкинлеге  юк.     Без  әле  төшенкелеккә  бирелмибез,  аяз  көннәр  килүенә өметләнәбез.  Кичә кырларны  карап чыктым,  бәхеткә,  ауган  башаклар  юк,  орлык  коелмаган.    Димәк, барысы  да  начар түгел әле».

Яшь комбайнчы    Григорий Семенов  та  борчыла: «Туган  авылымда  ике катлы  йорт  төзедем. Күченү өчен  кайбер вак-төяк  төзелеш  материаллары  һәм җиһаз гына аласы  калды.   Урып-җыю эшләрен    32-40 көндә  тәмамлап,  саллы  гына хезмәт хакы  алырмын  дип өметләнә идем.   Әмма  һава  торышы  үз  төзәтмәләрен  кертә».

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,  Тукай  районында  8 августка    0,91 мең  га, мәйданда  ашлык  суктырылган,  3,5 мең   тонна җыелган, уңдырышлылык   -  бер гектардан  38,9 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International