Татарстанның Спас районында көзге арпа җитештерү технологиясе буенча зона семинар-киңәшмәсе узды

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

12  июльдә  Спас районының    «Авангард» АҖ  базасында  Татарстан  Республикасы шартларында  «Волжский первый» сортлы  көзге  аропа  җитештерү  технологиясе  буенча    зона   семинар-киңәшмәсе  узды.  Киңәшмә  эшендә  Спас муниципаль районы  башлыгы     Камил Нугаев,   Татарстан Авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты (НИИСХ)  җитәкчесе  Марсель Таһиров, РФАнең Казан  ФҮендә  ФТҮ (ФИЦ) селекционеры     Василий Блохин, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары     Фәргать Зиннәтов, шулай  ук  республиканың  15  районыннан Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре, Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәкләре  (Россельхозцентр)  белгечләре,  агрофирмалар директорлары,  КФХ башлыклары  катнашты.  

Әлеге  чара  Ульяновск шәһәренең  «Селекция» ФҖҮ (НПЦ),  Авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшернү  институты  белгечләре Николаем Тупицыным, Владимиром Тупицыным, «Авангард»  АҖ инвесторы Владимир Швецов   рафыннан  оештырылды.   Семинарда  республиканың  һава торышы-климаты  шартларында  көзге  арпа  җитештерү  технологиясе  буенча  фикер алыштылар,    агротехника  фоны,  чәзү сроклары,  орлык чәчү  нормасы  мәсьәләләре  каралды.     Автор Николай Тупицын семинарда  катнашучыларны  бу  сортның  үзенчәлекләре белән  таныштырды һәм  терлекчелек  өчен  аның  азык  кыйммәтен  билгеләп  үтте.  

Арпаның  бу  көзге  сорты «Авангард»  АҖендә  берничә  ел  инде   200 гектарлап  мәйданда  үстерелә һәм  яхшы  нәтиҗәләр  бирә.    2019 елда  году   169 га  мәйданда  биологик  уңдырышлылык  1  гектардан    45 центнердан  артыграк  чыга. 

Киңәшмә  йомгаклары  буенча, югары  азык  кыйммәтен  исәпкә алып,  Спас районында  көзге  арпа  мәйданын  арттырырга  дигән  карар  кабул  ителде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International