Кыр хәбәрләре: «Вилданов» КФХсында бар куәткә терлек азыгы әзерлиләр

2019 елның 12 июле, җомга

Республика районнарында кыр эшләре Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының аерым контролендә тора.  Республика кырларында  терлек азыгы әзерләү буенча  актив эш алып барыла.

Мәс., Тукай  районы  хуҗалыкларында  кышкыга   27 мең  тонна сенаж, 12 емең тонна  печән, 73 тонна  ботак азыгы  әзерләнгән.   Күпьеллык   үләннәрне чаптыру  тәмамланган,  җерьеллык  үләннәргә  күчкәннәр. Бер  баш  хайванга  якынча     10,8 ц азык  әзерләнгән.    терлек  азыгы  әзерләү  буенча  район  иң  яхшылардан  санала,  моңа  һава  торышы да,  эшнең  оештырылышы  да    уңай  тәэсир  итә.  

Хәзер  “Вилданов” крестьян - фермер хуҗалыгында  берьеллык  үләннәрне  чаптыралар.  Хуҗалыкның  чәчүлек  мәйданы    3 мең га. Быел  предприятие    3,5 мең тонна сенаж, 700 тонна печән һәм 5  тонна  ботак  азыгы  әзерләгән.   Көннәр  әйбәт  торса,  икенче  кат  та  чаптырып булачак. 

Эшкә  заманча   техника  җәлеп  ителгән: «Macdon», «Doits», МТЗ һәм Камаз. Алар  ярлшмендә  көнгә   уртача  70-80 гектар  җир  эшкәртелә.  Аларда  тәҗрибәле     механизаторлар  эшли.  Һәр техниканың  үз  механизаторы  бар.  

«Быел  үләннәр бик  уңды.    Эшләргә дә  рәхәт.  Техника яңа,  төзек. Безгә тагын  ни кирәк? Предприятие  җитәкчелеге  дә  безне  гел  кайгыртып  тора.  Алар  иртәдән кичкә  кадәр  безнең  белән  кырда.  Кырда  ук  кайнар  аш  та  оештырылган», – дип  сөйли Илдар Таһиров.

Предприятиедә    кадрлар да  җитәрлек. Аларга  мохтаҗлык  юк.  Кадрлар  сайлауга  бик  җитди  карыйлар биредә.  Хуҗалыкта  башка төбәкләрдән  күченеп  килүчеләр  дә  бар.   Мәс.,  Башкортостаннан   Винокуровлар  гаиләсе. Гаилә башлыгы Владимир – механизатор, хатыны Елизавета хуҗалык ашханәсендә  эшли. 

«Без шундый  эшебез  булуга  бик шатбыз. Эшкә  бик  теләп йөрибез,  рәхәтләнеп  эшлибез», – диләр Винокуровлар.

Терлек  азыгы  әзерләү  белән  бергә  «Вилданов»  КФХсында  яңа  уңышны  җыюга  да  актив  әзерләнәләр.    Аңа  хуҗалыкта  июль  азагында  тотынырга  уйлыйлар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International