Кыр хәбәрләре: Сарман районында уракның беренче бишкөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

2019 елгы ашлык  уңышын  вакытында  һәм  сыйфатлы  җыеп алу, игенчелек  культурасын  үстерү, авыл  хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген  арттыру,  механизаторлар арасында   ашлык  җыю  комбайннарының  һәм  үзйөрешле  чапкычларның   хезмәт  җитештерүчәнлеген  күтәрү  максатларында  Сарман районы  Башкарма  комитеты  урып-җыюда  катнашучы  механизаторлар  арасында  конкурс ухздыру  турында  карар кабул  итте.   Беренче  урын алган  механизаторларга    3000 сум  күләмендә  премия  бирелә,  икенче урын  өчен    – 2000 сум, өченче  урын  өчен   – 1000 сум.

Шулай  итеп,  31 июльдә  уракның  беренче  бишкөнлек  җиңүчеләре  бүләкләнде.    Премияләрне муниципаль район  башлыгы   Фәрит Хөснуллин, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Альберт Шәрипов һәм  Идарәнең   җитештерү-маркетинг бүлеге  башлыгы   Илнур Сәлихов тапшырдылар. 

Шуны  әйтергә  кирәк, механизаторлар арасында  шундый  ярышлар  берничә  ел  рәттән  инде  уздырыла.    Узган  еллардан  аермалы  буларак,  быел  механизаторлар эше  комбайннарның  чаптыру  киңлеге  буенча  бәяләнәчәк, тугыз  һәм  биде  метрлылар  өчен  аерым  бәя  каралган.  

Беренче  бишкөнлек  йомгаклары  буенча  премияләрне  “Нөркәй”  һәм “Җәлил” агрофирмалары  механизаторлары  алды.  Механизатор Рамил Сәлихов, “Тукано-450” комбайнында    биш  көндә 5716 ц ашлык  суктырып,  1  нче  урынны  алды.   Механизатор Наил Әхмәтшин, “Нью-Холланд-6080”  комбайнында   5442 ц ашлык  суктырып,  2  нче  урынны  алды.    Механизатор Ленар Габдерахманов,   “Нью-Холланд-6080” комбайнында    5416 ц  ашлык  суктырып,  3  нче  урынны  алды.  

Икенче  агрофирмадан  1  нче  урынны, “Мега-360” комбайнында    6030 ц ашлык  суктырып,   Марат Камалов алды.  2  нче  урында  -   Гомәр Солтанов,   4792 ц,  3  нче  урында  -  4490 центнер  ашлык  суктырган  Петр Лукин.

Иген  урдыруда   1  нче  урынны  “Нөркәй” агрофирмасыннан    Салман Шакиров алды.   Ул   “Мак Дон” ургычында  834  гектар  икмәкне тезмәләргә  салды.   2  нче  урында    – Рөстәм Минһаҗев, шундый  эшне   306 гектарда  башкарды.   3  нгче  урында  “Җәлил”   агрофирмасы  механизаторы   Наил Кыямов, аның  күрсәткече  – 293 гектар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив беоешмәләре  буенча,  Сарман районында    4,80 мең  га мәйданда     19,2 мең тонна  ашлык  суктырылган,  уңдырышлылык    гектардан   40 центнер  тәшкил  иҗә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International