Кама Тамагы районында малларны җәйләүләргә озатканнар

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

Кама Тамагы муниципаль районында терлекләрне кышлату тәмамланды һәм малларны продуктлылыкны арттыру өчен яшел азыкта барлык мөмкинлекләр дә булган җәйләүләргә чыгарганнар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Госман Камалиев сөйләгәннәрдән аңлашылганча, быел 40 көтү оештыру күздә тотыла, шуларның 17се - савым, 23е яшь терлекләр көтүе. Бүген 14 савым һәм 18 симертүдәге терлекләр көтүе җәйләүдә. Атабай, Олы Кариле һәм Сөйкидә сыерлар көтүгә чыгарылмый. Олы Бортас, Шәпкә, Кирельск, Иске Барыш, Кыртапа, Варварино һәм Кече Салтыкта терлекләр тулысынча җәйләүгә күчерелгән.

Җәйге лагерьлар торышына килгәндә, шуны әйтергә мөмкин, Келәнче, Тәмте, Олы Салтык, Көрәле һәм Олы Кариледә аларны ремонтлау тәмамланмаган, - дип хәбәр итә “Идел таңнары” газетасы хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International