Бу атна ахырына кадәр чәчү эшләрен төгәлләү зарур. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә Татарстан игенчеләре алдына шундый бурыч куйды.
2013 елда язгы кыр эшләрен башкару өчен РФ бюджетыннан 6 млрд. сум, ә төбәк казнасыннан 5,2 млрд. сум бүлеп бирелгән. 1,5 млрд. сум язгы кыр эшләре кампаниясенә сарыф ителгән, дип белдерде Марат Әхмәтов. Моннан тыш, акчаның бер өлеше республикада терлекчелек тармагына ярдәм итүгә күчерелгән.
Татарстанда 3 млн. гектардан артык чәчүлек җирләре бар. 1,6 млн. гектарга бөртекле культуралар чәчелсә, 1 млн. гектарны терлек культурасы билиячәк, дип искәртте министр.
Бүген һәм иртәгә арпа, борчак, шикәр чөгендере кебек авыл хуҗалыгы культураларын чәчү эшләре төгәлләнәчәк, дип ышандырды министр. Бары тик рапс, терлек культуралары, бодай чәчү өчен мәйданнар калачак.
Министр белдергәнчә, быел көзге культуралар аеруча куандыра. Алар 530 мең гектар мәйданны били.
Быел яз игенчелек итү өчен уңышлы булды, дип билгеләп үтте аграр ведомство җитәкчесе. Язын 50-70 мм яңгыр яуды. Әгәр туфракның көздән үк дым җитәрлек булуын исәпкә алсак, хәзер туфракта 220-230 мм су бар. Шулай итеп, мул уңыш алу өчен ышанычлы нигез бар, дип нәтиҗә ясады ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Узган ел һәр гектарга 53 кг минераль ашлама кертелсә, быел бу сан 60 ка җиткерелгән.
Буа, Апас, Баулы, Сарман, Спас, Тәтеш, Кайбыч, Азнакай, Зәй, Нурлат һ.б. районарда чәчү эшләрен уңышлы төгәллиләр.
“Яңгырлар еш яву сәбәпле, кайбер районнарны акрын эш итүләре өчен тәнкыйтьләмәдек. Әмма бүген аларга тулы көчкә эшләргә кирәк”, - дип саный министр.
“Игенчеләр яхшы нәтиҗә алуга өметләнә һәм бу безне куандыра”, - дип билгеләп үтте аграр ведомство җитәкчесе.
Татар-информ