Татарстан аграрийлары үсемлекләрне чүп үләннәреннән, бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклау буенча стратегия эшли

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан аграрийлары, агымдагы елның үзенчәлекләрен исәпкә алып, үсемлекләрне чүп үләннәреннән, бөҗәкләрдән һәм авырулардан саклау буенча стратегия эшли.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлекләре вәкилләре ТР Лаеш районының Иске Никольский авылы кырларында җыелды,  киңәшмә шунда уза.

Бу вакытта, Таһир Һадиев сөйләвенчә, республиканың төрле районнарында чүп үләннәре үсемлекләргә үсәргә комачаулый башлый, ә көзге культуралар чәчелгән кырларда ончыл чык авыруы барлыкка килә. Моңа бәйле рәвештә, агымдагы елның үзенчәлекләрен исәпкә алып, культуралы үсемлекләрне саклау тактикасын эшләү кирәк булды, дип хәбәр итте Таһир Һадиев.

Белгечләр хәбәр итүенчә, чүп үләннәре авыл хуҗалыгына бик зур икътисади зыян сала. Алар туфракның уңдырышлылыгын киметә, аннан суны һәм туклану элементларын ала. Шуңа күрә культуралы үсемлекләрне чүп үләннәреннән саклау, игенчелек продукциясен җитештерү күләмен арттыру өчен, бик зур резерв булып тора, дип саный “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” идарәсенең ТР буенча филиалы белгечләре.

                                                                                                                                                                        Татар-информ

 

 

                                                                       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International