Терлекләрне җәйләүдә йөртүнең файдасы зур

2013 елның 14 мае, сишәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре Вәкил Хаҗиев һәм Әхәт Шакиров терлекчелектәге хәлләр, малларны җәйләүдә йөртү мәсьәләләре белән танышты, ферма эшчәннәренә төпле киңәшләр бирде. Белгечләргә узган ел ахырында гына терлекчелек белән шөгыльләнергә карар кылган “Гумашян” крестьян-фермерлык хуҗалыгындагы эшләр кызыксындырды. Андагы эшләрне үз күзләре белән күреп, ферма эшчәннәренә тәкъдим-киңәшләр бирү уе белән Корноухово авылында булдылар. Биредә терлекләрнең барысын да болынга чыгарганнар. Малларны Зюзино авылы юнәлешендәге болында көтәләр.

"Бүген монда 200 баш терлек йөри, аның 100е - сарыклар. Малларны болынга чыгаргач, җиңел сулап куйдык. Сөтләре дә күтәрелә башлады", – ди фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе.

Олы Әшнәк “Йолдыз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте яхшы яши. Азык базасы да нык биредә. Сенаж, хуш исле печән, фураж маллар алдыннан өзелми.

"Сыерларны болында, күмәк хуҗалыкның элеккеге алма бакчасында йөртә башлагач, сөтләре дә арта башлады. Быел без 104 баш савым сыерын шушы болынлыкта йөртәчәкбез. Аның мәйданы шактый еракларга сузыла. Ә калган 300 баш терлекне шушы көннәрдә җәйге лагерьга чыгарачакбыз. Бүген анда соңгы әзерлек эшләре бара", – ди ферма мөдире Раил Мифтахов.

Белгечләрнең әйтүләренә караганда, терлекләрне җәйләүдә йөртүнең файдасы, уңай йогынтысы бик зур. Аннары соңгы яңгырлардан соң үләннәр дә нык үсеш алды. Бер сүз белән әйткәндә, малларны мөмкин кадәр тизрәк болынга чыгарырга кирәк. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда “Азык-төлек корпорациясе”, “Закиров”, “Нәҗимов”, “Ильдан” крестьян-фермерлык хуҗалыклары инде күптәннән малларны җәйләүдә йөртә, - дип хәбәр итә “Авыл офыклары” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International