РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә федераль министр алдында Татарстанда чәчү кампаниясенең уңышлы баруы турында хисап тотты.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химизация һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев РФ төбәкләрендә язгы кыр эшләренең төп моментларына: язгы культураларны чәчү, көзге игеннәрне тукландыру һәм саклау, орлыклар белән тәэмин итүгә дә  тукталды.

Киңәшмә барышында Татарстан, Башкортстан, Алтай, Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Амур, Воронеж, Курган һәм Чиләбе өлкәләре катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның чәчү эшләренең соңгы этабында булуын хәбәр итте. Бүгенгә планда булган мәйданнарның 80 процентында чәчү эшләре башкарылган. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләвенчә, ТРда көзге чәчүлекләр яхшы хәлдә, үсемлекләр тукландырылган. Хәзер чүпләрдән һәм авырулардан саклау чаралары уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International