“Г.Г.Әхмәтвәлиева КФХсы” бик үк зур да, кечкенә дә түгел. 643 гектар сөрү җирендә кыр эшләре башкару өчен берәр данә ”МТЗ-1221”, ”Т-150”, ”ДТ-75”, ике ”МТЗ-80” тракторлары, алар өчен кирәкле барлык төр тагылма механизмнар, ике “Нива” комбайны һәм бер ”КамАЗ”ы бар. Шуннан артыгы кирәкми дә, ди хуҗа кеше. Иң мөһиме – әлеге техникаларда эшләүче механизаторлар ышанычлы.
Хәер, хуҗалык зур булмагач, биредә эшче көчләргә кытлык беркайчан сизелми. Әмма шул ук вакытта нибары 26 йорттан торган Сөлчәбашы халкының берсенә дә эш урыны юк дип әйтмәячәкмен, ди Гөлчәчәк ханым. Алай гына да түгел, кайтып урнашыгыз гына дип, чакырып тора ул читтә яшәүче авылдашларны. Чөнки туган авылының юкка чыкмавы өчен җан ата. Һәм, күз генә тимәсен, кайталар да бит авылга.
Хәзерге вакытта хуҗалыкта 23 сыер, 7 буаз тана, 5 ат һәм 50 баш сарык асрала. Алга таба савым сыерларын кимендә 50 гә җиткерү күздә тотыла. Шул максатларда үгезләрне халыктан бозауларга алыштыралар. Биредә ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнмиләр, ике яхшы токымлы үгез асрыйлар. Еллык уртача савым һәр сыерга 14 килограмм тәшкил итә. Кайбер сыерлар 24әр литр сөт бирә икән.
Узган ел сынап карар өчен 130 каз бәбкәсе алганнар, аларның барысы да үскән. Быел исә 500не алырга уйлыйлар, димәк, бер кешегә өстәмә эш урыны дигән сүз. Биредә казлар өчен иркен болын һәм су бар. Сулыкларның балыкка бай булуларын да исәпкә алсаң, махсус балык үрчетү белән дә шөгыльләнергә мөмкин.
Хәзерге вакытта хуҗалыкта кыр эшләре гөрләп бара. Ел саен йөз гектарлап җир парга калдырып эшкәртелә, быел да аны 130 гектарда калдырырга планлаштырганнар. Маллар өчен өч срокта 7 шәр гектар сусыл азык чәчәләр. Гомумән, терлек азыгы хәстәрләүгә игътибар зур монда. Әле 500 тонналы сенаж базы ачылмаган да, өченче ел салганны ашаталар.
Элеккеге колхоз хәтле хуҗалыкны нәфис хатын-кызның бер үк вакытта агроном да, зоотехник та, экономист та, инженер-механик та булып уңышлы рәвештә әйдәп баруы сокландыра да, гаҗәпләндерә дә.
“Ватаным Татарстан”