ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Кукмара һәм Мамадыш районнарында кыр эшләре барышы белән танышты

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кукмара һәм Мамадыш муниципаль  районнарында кыр эшләре барышы белән танышты.

Министр эш сәфәрен Кукмара районыннан башлады, ул район башлыгы Рауил Рахматуллин озатуында вертолеттан кырларны карады. “Урал” ҖЧҖ территориясендә Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм җирлек башлыклары белән очрашты, аларны  борчыган сорауларга җавап бирде.

Район башлыгы Рауил  Рахматуллин язгы чәчү эшләре барышы белән таныштырды. Бүгеге көндә Кукмара районында  63 % мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән. 19,1 мең га язгы культуралар били. Районда арпа (10,6 мең га), бодай (4,5 мең га) һәм борчак (1,2 мең га) да башкарылган.

Чираттагы тукталыш Мамадыш районында булды.  Министр республиканың Мамадыш районында язгы кыр эшләре белән танышты, анда авыл хезмәтчәннәре 41,7 мең га (72 %) мәйданга язгы бөртекле культуралар җир куенына кергән. 13,3 мең га арпа, 12,9 мең га бодай һәм 0,9 мең га борчак утыртылган.

Марат Әхмәтов кырларны карагач, “Вамин Таканыш” агрофирмасы янында район җитәкчелеге белән очрашты. Атна дәвамында чәчү эшләрен тулысынча төгәлләү зарур, диде министр үзенең чыгышында.

Эш сәфәре ахырында Марат Әхмәтов игенчеләрне озак вакытлы корылыктан соң мул уңыш алуга ышанырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International