Әлки районында шәхси хуҗалыклар 4 айда 1496 тонна сөт саткан

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Әлки муниципаль районында шәхси хуҗалыклардан дүрт ай эчендә 1496 тонна сөт сатылган. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 18 миллион 587 мең сум дигән сүз. Узган елның шул чорындагыга караганда сөт 186 тоннага күбрәк хәзерләнгән. Белгечләр бу зур үсешне соңгы елларда районда терлекләрне ясалма орлыкландыру эшенең әйбәт оештырылуыннан күрә. Район халык һәр ун көн саен уртача 100 тоннадан артык сөт сата, - дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы хәбәрчеләре.
  Шәхси хуҗалыкларда 6200 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 3 меңе – савым сыерлары.
Өч айда 1064 тонна сөт тапшырып, район халкы 13 миллион 300 мең сум акча эшләп алды, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Идрис Хәмитов.
Идрис Габдрахманович әйтүенчә, Салман (өч айга бер сыерга уртача 1287 килограмм), Карга (573 кг), Иске Чаллы (523 кг), Ташбилге (520 кг), Иске Алпар (599 кг) авыл җирлекләрендә сөт җыю яхшы оештырылган. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International