Республикада чүп үләннәренә каршы 858,8 мең гектар җир эшкәртелгән

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

2013 елның 30 маена алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 858,8 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 44 процентын тәшкил итә. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы лидер – 49,0 мең гектар (59%), Буа районында да эшләрнең кызган чагы. Биредә – 44,5 мең гектар (61%) мәйдан эшкәрткән.

Республика кырларында шулай ук зарарлы бөҗәкләргә каршы эшләр дә алып барыла. Республикада 266,8 мең гектардан артык мәйдан, планның 17 проценты эшкәртелгән.

Республиканың 30 районында чәчүлекләрне төрле авыруларга каршы зарарсызландыралар. Бүгенге көндә планның 8 % үтәлгән, ягъни 90,3 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган. Чәчүлекләр тишелеп чыкканчы тырмалау эшләре 445,6 мең гектарда тәмамланган, шытып чыкканнар буенча – 340,7 мең гектар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International