Азнакай муниципаль районының “Марс” ҖЧҖ җәйләвендә сыер савучылар һәм көтү тулыландыру технологлары бәйгесе узды.
Ярышта яшьләр, мәктәп укучылары да катнашты. Куанычлы күренеш билгеле. Бәйгене Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачтып җибәрде. Узган ел белән чагыштырганда быел терлекләрнең саны 670 башка арткан. Мөгезле эре терлекләрне 25 мең башка җиткерү бурычы куелды. Узган ел белән чагыштырганда сөт саву 8 % ка, ит җитештерү 3 % ка арткан.
Конкурсантлар теорияне яхшы белергә һәм белемнәрен практикада да күрсәтергә тиеш иде. Савымчылар саву аппаратларын сүтү һәм җыю; малларны савымга әзерләүдә көч сынашты. Имчәкләрне яхшылап юу һәм массаж ясау, имчәк төбендәге иң куе сөтне савып бетерү – болар барысы да сөтнең күләме һәм сыйфатына турыдан-туры тәэсир итә. Мәртәбәле жюри әгъзалары әнә шуңа ныклы игътибар бирә.
Җүңүчеләрне истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Бәйге әләмен төшерү хокукы 2013 елның җиңүчеләре Илсөя Хөсәенова белән Роза Филипповага бирелде, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.