Минзәлә районының Мәлкән хуҗалыгы печәнгә төште

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

“Вамин Минзәлә” агрофирмасының Мәлкән хуҗалыгында кукуруз чәчүне тәмамлап, икенче көнне үк печәнгә төштеләр.

– Беренче чабымнан сыер башына бер тонна, бозауларга 500 килограмм печән әзерләү бурычы куйдык, – ди Мәлкән хуҗалыгы җитәкчесе Илфар Халиков.

Ике-өч көндә барлыгы 50 гектардан артык козлятник үләне чабылган. Хуҗалыкта костер - 80, козлятник - 75, люцерна үләне 60 сантиметр үскән. Печәнне көндез чабалар, иртән һәм кичкырын җыеп, төргәкләргә урыйлар һәм ташыйлар.

Хуҗалык эшчәннәре ел саен печәнгә май азагында төшәләр. Быел хуҗалыкта барлыгы 390 гектар күпеллык үләннәрне чабып аласы бар, тырыш механизаторлар белән аны сабантуйга төгәлләү бурычы куелган. Шуңа да хуҗалык эшчәнлеген фәкать үз көчләре белән алып барырга күнеккән мәлкәнлеләр ахыргы нәтиҗә өчен бөтен тырышлыгын салып эшлиләр, дип хәбәр итә “Минзәлә” хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International