Агымдагы елның 29 маена бирелгән оператив мәгълүматлар буенча республикада терлек азыгы әзерләү эшенә тотындылар.
Терлек азыгы әзерләүгә республикада 3 район керешкән. Әтнә районында – 35 т азык әзерләнгән, Аксубай районында – 30 т, ә Буада исә - 10 т тәшкил итә.
Республикада чүп үләннәренә каршы эшне дә алып баралар. Әлеге өлкәдә - 805,8 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 41 % башкарылган. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы лидер – 46,0 мең гектар (55%), Буа районы беразга гына калышып – 40,7 мең гектар (55%) мәйдан эшкәрткән.
Шулай ук басуларда зарарлы бөҗәкләргә каршы эшләр алып барыла. Республикада 255,7 мең гектардан артык мәйдан, планның 17 % эшкәртелгән. Тәтеш (12,3 мең гектар), Нурлат (12,1мең гектар), Әлмәт (11,2) районнары хуҗалыкларында әлеге эшләр яхшы темпта алып барыла.
Республиканың 29 районында чәчүлекләрне төрле авыруларга каршы зарарсызландыралар. Бүгенге көндә планның 7 % үтәлгән, ягъни 83,1 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган. Чәчүлекләр тишелеп чыкканчы тырмалау эшләре 437,4 мең гектарда тәмамланган, шытып чыкканнар буенча – 328,2 мең гектар.