Әтнә сөте - югары сыйфатлы

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Үзебезнең Әтнә сөтенә җитми инде. Районның “Таң” һәм Ленин исемендәге хуҗалыклары сөтен белгечләр һич икеләнмичә Универсиадада катнашучыларга тәкъдим итә. Танылган ”Данон” компаниясе вәкиле Стефан Кустэ Әтнә сөтенең дөньяда иң югары сыйфатлы булуын раслый.

Терлекчелек өчен май аеннан да кулайрак вакыт юктыр. Үләндә булган файдалы матдәләр сыерның сөтен арттырып кына калмый, кышын шактый таушалган сәламәтлеген дә ныгыта. Ә инде язын җыеп киптерелгән дару үләннәре терлекчелектә чын мәгънәсендә ашыгыч ярдәм сыман. Бигрәк тә бозауларга ел әйләнәсе дару үләннәренең файдасы зур. Май аеның сусыл үләне белән тукланган сыерның сөтен кулланучыларның үз сәламәтлегенә никадәрле шифа алуы турында әйтеп тә торасы юк.

 Буа районы хуҗалыклары хаклы рәвештә республикада дару үләннәрен иң оста файдаланучы төбәк санала. Биредә һәр ел саен хуҗалыклар кыш буена җитәрлек күләмдә май аеның шифалы үләннәрен җыеп киптерә. Бу эшкә һәр авылның яше дә, карты да бик теләп катнаша. Бигрәк тә мәктәпләр, җирле үзидарә хезмәткәрләре өлгерлек күрсәтә. Районның “Тахаръял” хуҗалыгында дару үләннәреннән 55 мең данә көлтә бәйләп, саклауга куйганнар да инде. “Нива”, “Вамин-Буа” хуҗалыкларында исә көлтәләр саны 100 меңнән арткан.

Кайбыч районы хуҗалыкларында да соңгы вакытта сөтнең шактый артуы терлекчеләрнең май ае биргән мөмкинлекләрдән дөрес файдалана белүләре белән бәйле. Шуңа да хуҗалыкта көнлек савым 28300 килограммнан арткан. Бу күрсәткеч үзе генә дә аерым бер район терлекчеләре сауган сөт кадәр. Эшне дөрес итеп оештырганда нәтиҗә дә югары була шул.

Камил Сәгъдәтшин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International