Татарстан галимнәре быел җәйге һава торышын алдан фаразлый алмый

2013 елның 18 июне, сишәмбе

2010 нчы ел моңа кадәр һава торышында күзәтелгән барлык тенденцияләрне үзгәрткән. Галим-аграрийлар быел җәйге һава торышының нинди булачагын алдан фаразлый алмый. Галим-аграрийлар сүзләренчә, 2010 нчы елда тенденцияләр үзгәргән, алар нигезендә җәйге сезонның һава торышын фаразлап булган. Шуңа күрә 2011 һәм 2012 нче елларда фаразны гомумән төзеп булмаган. Шул вакытта галимнәр иске методиканы кулланган, ләкин ул, климат шартлары үзгәрү сәбәпле, үзен акламаган.

Шулай ук 2013 нче елга фаразны төзүе кыен булган. Галимнәр җәй эссе һәм оптималь күләмдә явым-төшем булачак, дигән фикергә килгәннәр.

Апрельдә һәм майда һава торышы шул юнәлеш буенча үскән. Июньдә яңгырлар һәм туфракның дым белән туендырылуы көтелгән.

Шулай ук язгы чәчүлекләр корылыкны начар кичерә, хәзер аларның башаклары формалашырга тиеш. Ләкин, яңгырлар булмау сәбәпле, әлеге процесс әкрен бара. Башка авыл хуҗалыгы культуралары да корылыкны авыр кичерә.

Ләкин, галимнәр хәбәр итүенчә, бер яхшы хәбәр бар – бүген төнлә атмосфера басымы 8 мм га төшкән. Бу Татарстан читендә яшен фронтының формалашуы турында сөйли.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International