Республикада зарарлы бөҗәкләргә каршы 388,0 мең гектар җир эшкәртелгән

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

2013 елның 13 июненә алынган мәгълүмат буенча республика кырларында зарарлы бөҗәкләргә каршы 388,0 мең гектар  мәйданда җир (25%) эшкәртелгән.

Шулай ук республикада чүп үләннәренә каршы 1417,4 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 73 процентын тәшкил итә. Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре буенча Сарман районы беренчелекне бирми – 73,5 мең гектар (88%), азга гына Нурлат районы калыша, алар – 66,1 мең гектар (92%) мәйданда башкарган.

Республикада чәчүлекләрне төрле авыруларга каршы зарарсызландыру дәвам итә. Бүгенге көндә планның 15 % үтәлгән, ягъни 172,7 мең гектар мәйданда эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International