Марат Әхмәтов: "Туфракта дым җитмәү сәбәпле, бөтен Татарстан җәфа чигә"

2013 елның 17 июне, дүшәмбе

Татарстан кырларында катлаулы хәл: туфракта дым җитми, дип хәбәр итте республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

"15 нче майдан 15 июньгә кадәр 13 муниципаль берәмлектә 10 мм азрак явым-төшем булды, 7 районда хәл тагын да катлаулы, анда 5 мм кимрәк явым-төшем булды. Бүген туфракта дым җитмәүдән бөтен республика җәфа чигә, локаль яңгырлар коткара алмый. Татарстан югары атмосфера басымы зонасына туры килде", - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Ул килеп чыккан вазгыятькә бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә чәчүлекләрне иминиятләштерергә тәкъдим итте. "Иминиятләштерү бәясе 1 га уртача 300 сум. Чәчүлекләрне иминиятләштерү вакыты чәчүлек төгәлләнеп, 15 көннән соң тәмамлана", - дип искәртте Марат Әхмәтов һәм бу мөмкинлектән файдаланып калырга киңәш бирде.

"Корылык вакытында дәүләт ярдәменә өметләнергә кирәкми. Гадәттән тыш хәл булганда да мондый ярдәм булмас. Моның өчен агроимиятләштерү турында закон кабул ителде", - диде ул.

Шулай ук Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, хәзер терлек азыгын әзерләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Аның сүзләренчә, урыннардагы масштаблар һәм күрелгән чаралар ситуациягә туры килми. Буа, Кайбыч, Апас, Нурлат, Чүпрәле һәм Әлки районнарында эшләр югары темп белән алып барыла, дип хәбәр итте ул.

Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International