Әлки районы авылы хезмәтчәннәре сенажга салу максатында күпьеллык үләннәрне чабу эшләрен актив алып бара. Карга һәм Юхмачы терлекчелек комплексларындагы сенаж базларына тапатылган яшел массаны ташу эшләре бара. Районда бүгенгә 1200 гектар мәйданнан артык күпьеллык үлән һәм 2200 тоннадан артык сенаж массасы хәзерләнгән.
Механизаторлар алдында терлек азыгы хәзерләү буенча җитди бурыч тора. Районда терлекләрнең баш саны күп, аларны кыш чыгарлык азык запасы белән тәэмин итәргә кирәк. "Кызыл Шәрык-Агро"ның «Үзәк Әлки» филиалына караган "Карга" отряды сенаж салуда өлгерлек күрсәтә. Биредә терлекчелек комплексы янәшәсендәге азык утарына тәүлегенә уртача 400-500 тонна сенаж запасы салына. Чабыласы мәйданнар әле шактый – 850 гектар күпьеллык үлән, 680 гектар бөртек катнашмасы бар.
Хуҗалык җитәкчесе Илназ Гыйльметдинов әйтүенчә, сенаж салу ике сменада оештырылган, механизаторларга кытлык кичермиләр. Техникага запас частьлар белән дә проблема юк. Өч "МагДон" чапкычы белән 400 гектардан артык мәйданда күпьеллык үлән теземнәргә салынган.
Яшел масса һәр гектардан уртача 6 тонна чыга икән. Басуларда эш кайный. Болай булса, терлекчелек комплексларындагы маллар кышлату чорына җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин ителер, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре”.