“Татптицепром” Универсиада тамашачыларына Татарстан кошчылыгы продукциясен тулы ассортиментта: кош итен, тавык, тәвә кошы һәм бүдәнә йомыркаларын - тәкъдим итәчәк.
Предприятие көн саен Татарстанда җитештерелгән 5 т кош ите һәм 1 млн. данә йомырка китерергә әзер, алар Универсиада тамашачыларына ризык әзерләүгә китәчәк. Китерелә торган продукция күләме заказлар күләменә бәйле. “Татптицепром” ҖЧҖнән продукция алуга килешүгә кул куелган.
Татар-информ