Июнь урталарына кадәр Бөгелмә районында – күпьеллык үләннәрнең иң туклыклы һәм югары сыйфатлы чорында – күпьеллык үләннәрне җыеп алу беренчел бурыч булып тора.
Бүгенгесе көндә җәмәгать терлекләре өчен барлыгы 41 340 тоннадан артык печән чабылган, 84 184 тоннадан артык сенаж әзерләнгән.
Бөгелмә муниципаль районы хуҗалыклары июнь башыннан бирле печән һәм сенаж әзерләү белән мәшгуль. Аерым алганда, Бөгелмә районы хуҗалыкларында эш ничек бара соң? Мәсәлән, “Бөгелмә продкорпорациясе” җәмгыяте 515 тонна күпьеллык үлән (план – 1 065 тонна) һәм 250
тонна печән әзерләгән. “Муса Җәлил исемендәге” хуҗалыкта бу саннар 240 һәм 100 тонна тәшкил итә. “Возрождение крестьянства” хезмәтчәннәре маллары өчен 50 тонна (13 процент) күпьеллык үлән чапканнар. Ә менә Нуждин шәхси предприятиесе, “Березовка”, “Зеленая Роща” хуҗалыклары бу эшкә керешмәгәннәр дә әле.
Район буенча җәмгысе 6 455 тонна күпьеллык үлән һәм 350 тонна печән чабарга кирәк. Бүгенге көнгә нибары 350 тонна печән (шуның 250 тоннасы прессланган) һәм 1 210 тонна күпьеллык үлән әзерләнгән (бер шартлы терлеккә 0,31 центнер азык берәмлеге). Чагыштыру өчен: Апаста –
3 540 тонна, Буада – 3 577 тонна, Нурлат районында 2 375 тонна печән чабылган инде. Сенаж әзерләүдә Буа (11 593 тонна), Кайбыч (9 500 тонна) һәм Әлки (8 415 тонна) районнары хуҗалыклары алда бара, дип хәбәр итә Бөгелмә районы хәбәрчеләре.