Теләче районында печән өсте

2013 елның 17 июне, дүшәмбе

Теләче районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында район хуҗалыклары басуларында узган киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тарафыннан күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып алуны 1 июльгә төгәлләү бурычы куелды. 

 – Шуңа да эш темпын тизләтергә, кояшлы көннәрдә яхшы сыйфатлы печән әзерләп калырга кирәк, – диде ул.

Хакыйкать чагыштыруда туа дигәндәй, киңәшмәдә катнашучылар җаваплылыгы чикләнгән “Саба” ширкәтенең Сатыш бүлекчәсе басуларында, ике район чигендә, “Вамин-Теләче” агрофирмасының Муса Җәлил, Ленин исемендәге бүлекчәләре, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте басуларында булдылар.

Печән зерләү белән ныклап шөгыльләнгән хуҗалыкларда азык туплана.  Мәсәлән, җаваплыклары чикләнгән “Алан,” “Игенче” ширкәтләрендә, “Вамин-Теләче” агрофирмасының Муса Җәлил, Ленин исемндәге һәм Сауш бүлекчәләрендә эш әйбәт оештырылган. “Алан” ширкәтендә күпьеллык үлән чабучылар ике сменада эшли.  Кызганыч, арада техник мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланмаучы хуҗалыклар да бар.  Үлән көне-сәгате белән үсә, картая, “агач”ка әйләнә бара, ләбаса.  Кышын кыен хәлдә калмас өчен аяз көннең һәр сәгатеннән файдаланып, сыйфтлы азык әзерләп калу өчен вакыт белән исәпләшмичә көнгә 500 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне теземнәргә салу шарт.  Моннан тыш, киңәшмәдә барлык технологик таләпләргә туры китереп пар җирләрен, кукурузның рәт араларын эшкәртү, басу юлларын, электр баганаларының төпләрен тәртипкә китерү бурычы да куелды. Бу уңайдан ызандаш Сатыш бүлекчәсенең басу юллары, электр баганаларының төпләре төпләре һәркемгә үрнәк булырлык итеп чүп үләннәренән чистартылган.

Кыскасы, терлек азыгы әзерләү мәйданы киң, табигать мөмкинлекләреннән файдалана, халыкны шул исәптән, шәхси тракторларны да мобилизацияли белергә генә кирәк, дип хәбәр итә Теләче хәбәрчеләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International