ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 11 июненә алынган мәгълүмат буенча республика кырларында зарарлы бөҗәкләргә каршы 372,6 мең гектардан артык мәйдан (24%) эшкәртелгән.

Татарстанда узган тәүлектә 3243,0 тонна сөт җитештерелгән. Гомуми савым күләме буенча Балтач районы  беренчелекне бирми. Биредә тәүлегенә 171,2 тонна сөт савылган.


10
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 10 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 19291 т печән әзерләнгән. Республика кырларында әлеге эшләр кызу темпта бара. Апас районында  -  1880 т, Буада – 1728 т, Нурлатта - 1372 т, Әтнә районнары азга гына калышып – 1000 т да башкараганар.  

2013 елның 10 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1305,8 мең гектар җир эшкәртелгән, планның 67 процентын тәшкил итә.

Бүгенге көндә Кайбыч районының “Заволжье” җәмгыяте кырларында 1000 тоннадан артык сенаж салганнар. Агрофирмаларда терлек азыгы хәзерләү буенча махсус отрядлар  да төзелгән. Шулай ук шикәр чөгендеренә дә зур игътибар бирелә.


9
июнь, 2013 ел
якшәмбе

8 июнь көнне ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Чистай авыл хуҗалыгы техникумы” урта профессиональ белем бирү автоном дәүләт учреждениясенә Гомәр Госманов исемен бирү тантанасында катнашты. Әлеге тантаналы чарада шулай ук, озак еллар дәвамында КПСС Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре булган Гомәр Госманов та бар иде. Аларны Авыл хуҗалыгы техникумы директоры Георгий Копышев озатып йөрде.


8
июнь, 2013 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 2013 елгы Сабантуй бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате.


7
июнь, 2013 ел
җомга

Агымдагы елның 7  июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 13392 т печән әзерләнгән. Республиканың 40 районында әлеге өлкәдә актив эш алып барыла. Апаса районында  - 1660 т, Буада – 1492 т, Әтнәдә - 950 т.

2013 елның 7 июненә алынган мәгълүмат буенча республикада чүп үләннәренә каршы 1223,5 мең гектар җир эшкәртелгән, планның  63 процентын тәшкил итә.

Нурлат районында печәнне 5мең центнер итеп әзерләргә исәплиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International