Бүгенге көндә район буенча хуҗалыкларда 3 мең 546 тонна печән, 9 мең 500 тонна сенаж әзерләнгән.
Соңгы көннәрдә явып үткән яңгыр кыр-басулардагы игеннәргә ярдәм итмичә калмагандыр. Дөрес, барлык авылларга да кагылмаган. Шулай да туфракта азрак дым бар. Бу арада, яңгыр яву сәбәпле, кайбер хуҗалыклар мал азыгы әзерләүне бераз туктатып торса, хәзер бөтен көчне шуңа юнәлткән. 5,7 мең гектардан күпьеллык үләннәр чабып алынган. Бер шартлы баш терлеккә 4,4 центнер азык берәмлеге туры килә. Печән әзерләүдә “Сатурн-Урал”, “Лениногорская” агрофирмасы” хуҗалыклары тырышып эшли. Соңгысының печән әзерләү планы да зурдан куелган. “Зеленогорский” бүлекчәсе иң күп азык берәмлеге әзерләүдә (11,22 центнер) алдынгылыкны бирми.
“Спартак” агрофирмасы”нда күпьеллык үләннәр 584 гектарда чәчелгән, шуның 250 гектары козлятник үләне. Былтыргыдан калган өч сенаж базы бар, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.