Лаеш районының Травкино авылында Светлана Кириченко крестьян-фермер хуҗалыгы дөя үрчетү эше белән шөгыльләнә башлаган. Бүгенгесе көндә биредә 35 дөя яши. Шуларның 17се –ана, 1се – ата һәм калган 17се бала дөя. Аларны Травкинога Әстерхан якларыннан алып кайтканнар. Киләчәккә дә планнары зурдан әлеге гаиләнең, алга таба әлеге экзотик хайваннарны Монголия, Казахстан, Калмык дала һәм чүлләреннән дә алып кайтырга планлаштыралар, дип хәбәр итә intertat.ru.
Әлеге объектның тагын бер үзенчәлеге шунда, аны гаилә фермасы дип атарга да мөмкин. Әмма чынлыкта ул “АБАДА” фәнни-тикшеренү үзәге белән берлектә килеп чыккан проект. Биредә тулы бер тикшеренү үзәге төрле эшләр алып бара дияргә мөмкин. Җирле берничә кешегә эшче урыннар да булдырылган. Хәер, алга таба эшче куллар әле тагын кирәк булыр, мөгаен. Чөнки биредәгеләр быелның сентябренә үк дөяләр санын 180гә җиткерергә планлаштыралар.