Кукмара районында республикакүләм семинар-киңәшмә ачылды

2013 елның 26 июне, чәршәмбе

Бүген Кукмара районында республикакүләм семинар-киңәшмә ачылды. Аның кысаларында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ТР агросәнәгать эшчәнлегенең икенче яртыеллыгы йомгакларына һәм 2013 нче елның уңышын оешкан төстә башкарып чыгу бурычларына багышланган утырышы үтте.

Киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министра урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төле министры Марат Әхмәтов, ТР Президента аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, район Идарәсе начальниклры, авыл хуҗылыгы берләшмәләре, агрохолдинг, фермер хуҗалыгы, аграр югары уку йортлары җитәкчеләре һ.б. катнашты.

Бүгенге көндә республика районнарының авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителешенә килгәндә, тракторлар белән тәэмин ителеш 66 процент, ашлык жыю комбайннары белән - 54 процент, терлек азыгы әзерләү комбайннары белән - 57 процент тәшкил итә. Машина-трактор паркын яңарту, агросәнәгать комплексының потенциалын торгызу максатыннан, ТР Президенты кушуы буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2014-2015 елларга техниканы масштаблы модернизацияләү чараларын эшли. Бу чараларны тормышка ашыру республика аграрийларын 6 млрд сумлык югары җитештерүчәнлекле техника белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Мәсәлән, киләсе елда бу ниятне тормышка ашыру өчен, 2 млрд сумлык бюджет ярдәменә өметләнәләр. Тагын 1 млрд сумны өстәмә керемнән юнәлдерергә уйлыйлар.

Алдагы тукталыш Пчеловод авылы булды. Кукмара районында бүген барлыгы 42 гаилә фермасы эшли, шуның 23 е югары технологияле. Аларда бүген 1226 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 575 сыер исәпләнә. Агымдагы елның узган 5 аенда аларда 12434 центр сөт җитештерелгән. Гаилә фермаларының берсе 66 хуҗалыклы Пчеловод авылында урнашкан. Роберт Димитриевның 46 баш сыерга исәпләнгән бу фермасында төзелеш 2010 елның маенда башланып, корылмалар шул ук елның августында сафка да бастырыла. Проект 8 млн 522 мең сум белән бәяләнә, шуның 3 млн 216 мең сумы дәүләт ярдәме.

Биредә бер сыердан көнлек савым уртача 19,1 кг тәшкил итә. Гаилә фермасында 11 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 9-12 мең сум. Президент һәм аны озатып йөрүче затлар Пчеловод авылында халык соравы буенча район бюджеты хисабына сафка баскан яңа мәдәният йортын да карады.

Республика башлыгы тукталган чираттагы пункт Түбән Шәмәрдән авылында Сергей Димитриев җитәкләгән «Восток» терлекчелек комплексы булды. 800 баш сөт терлегенә исәпләнгән бу проект ике этапта тормышка ашырыла. Комплексның 400 башка исәпләнгән беренче чираты 2012 елның декабрендә сафка бастырылган. Киләсе елның маенда тагын 400 башка исәпләнгән икенче чираты эшләп китәчәк.

Проектның гомуми бәясе 71 млн сум. Шуның 51 млн сумы - кредитлар, 5,2 млн сумы -субсидияләр, 20 млн сумы - үз акчалары. Әлеге сөтчелек комплексында 1650 баш мөгезле эре терлек асрала. Хужалыкта көнлек савым 18 тонна, еллык җитештерелгән сөт күләме 5,6 мең тонна тәшкил итә.

Биредә бүген кунакларга холмогор токымлы югары продуктивлы сыерлар күрсәтелде.

Кунаклар шулай ук Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының арпа кырларын, күчмә сугару системаларын карады.

Соңыннан Вахит авылы мәдәният йортында ТР Президенты катнашында агымдагы елның беренче яртысында агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды. Шушында ук быелгы урып-җыю кампаниясен уңышлы, югалтуларсыз уздыру буенча бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International