Семинар эшендә катнашкан район башлыгы Наил Шарапов: “Елның коры килүе игеннәрнең уңышына шактый зыян салды. Шуңа да булганын югалтуларсыз җыеп-алырга кирәк”, - дип, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары алдына җитди бурыч куйды. Көннәр болай эссе торса, район игенчеләре уҗым культураларын урып-җыюга инде 10–15 июльдә үк төшәргә планлаштыралар, бу чорда басу-кырларга 110 комбайн чыгарга тиеш, һәр хуҗалыкта аларны үзерләү эше бара. Семинарда азык әзерлү мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу уңайдан район башлыгы печәнне мөмкин булган бар җирдән – болыннардан, урман буйларыннан һ.б. урыннардан җыярга кирәк, урып-җыю вакытында комбайннарның ваклагычларын алып, бар саламны азыкка җыярга, дигән күрсәтмәләр бирде. Семинар-кииңшмәдә шулай ук үсемлекләрне саклау, уҗым культуралары чәчүгә әзерлек, пар җирләре, кыр эшләре барышында янгын куркынычсызлыгы һ.б.лар хакында сүз барды.