Әлки муниципаль районында яфрак азык хәзерләү дәвам итә

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Әлки районында яфрак азык хәзерләү тулы көченә бара. Әлеге витаминлы яшеллек кышкы айларда бозаулар өчен  алыштыргысыз азык булачак. "Кызыл Шәрык-Агро" терлекчелек фермаларында, гаилә фермаларында, крестьян-фермер хуҗалыкларында аны бик теләп кулланалар. Яфрак азык хәзерләү 12 июльгә кадәр дәвам итә. Бу мөһим эшкә иң беренчеләрдән алынып, район үзәк хастаханәсе – 1100 пар, ветеринария берләшмәсе – 500 пар, мәгариф идарәсе – 8203 пар, Базарлы Матак урта мәктәбе  1262 пар яфрак азык  хәзерләп тапшырганнар инде, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International