Агымдагы елның 24 июненә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда 289034 т печән әзерләнгән. Республика кырларында әлеге эш кызу темпта дәвам итә. Арча районында – 16400 т, Кукмарада - 11600 т, Мамадыш районында – 10700 т.
Кышка сенаж әзерләү эше дә дәвам итә. Әлеге терлек азыгы республика буенча 581257 т әзерләнгән. Беречеләр рәтендә - Буа районы. Алар 43027 т сенаж әзерләгән. Әлки районында - 36853 т, Кайбычлар – 27000 т әзерләнгән.