«Сарман» агрофирмасы Россия күләмендә – беренче!

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Россиянең шикәр җитештерүчеләре берлеге «2012 нче елда Россиянең чөгендер игүче иң яхшы хуҗалыгы» дигән конкурс игълан иткән иде. Аңа нәтиҗәләр ясалып, 18-20 нче июнь көннәрендә Орел шәһәрендә җиңүчеләрне билгеләгәннәр.

ТР Сарман муниципаль районының «Сарман» агрофирмасы аннан I дәрәҗә диплом, кубок белән кайткан. “Җәлил” агрофирмасы – өченче призлы урында. Сарманлыларга шундый ук дипломнарны Шикәр җитештерүче илләр – Таможня берлеге әгъзалары ассоциациясе дә тапшырган, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International